+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
29 октябрь 2016, 02:00

Каенда ул гөмбә!

Каенга төер сыман ябышып үскән гөмбәне искә алганыгыз бардыр, мөгаен. Бу күпьеллык гөмбәнең авырлыгы 3-5 килограммга кадәр җитә, өсте шома, үзе бик тыгыз, эчке өлеше каты, көрән яки саргылт-көрән, ак сеңерчәле.

Каенда ялган, яки черек гөмбә дә (трутовик) очрый, аларны җыю тыелган. Аның өсте бәрхет сыман, каты соргылт-кара яисә көрән төстәге кабык белән капланган.

Каен гөмбәсе каенда гына түгел, зирек агачында, миләштә, өрәңгедә дә булгалый. Аннан ясалган препаратларны хроник гастрит, эчәклек атониясе, ашказаны җәрәхәте, полипозларны дәвалау өчен кулланалар. Зур булмаган дозаларда алар организмда матдәләр алмашу процессы барышын яхшырта, биостимулятор булып тора.

Каен гөмбәсе төнәтмәсен әзерләр өчен коры гөмбәне 4 сәгать буе 50 градустан артмаган җылы суда чылаталар. Төнәтмәне агызып алалар, ә гөмбәсен угычта ваклыйлар һәм 2 тәүлек буе 5 өлеш кайнаган суда төнәтәләр. Ике төнәтмәне бергә кушалар һәм көнгә 3 тапкыр берәр стакан эчәләр.

Каен гөмбәсе препаратларын артык озак кулланырга ярамый, чөнки бу очракта ул вегетатив нерв системасын ярсыта.

Каен гөмбәсен елның төрле вакытында хәзерләргә мөмкин, ләкин бу эшне көзен башкару җиңелрәк. Аларны агач кәүсәсеннән балта белән чабып алалар, аннары файдалану өчен яраксыз булган ачык төстәге йомшак өлешен аералар. Гөмбәне 3-6шар сантиметрлы кисәкләргә турыйлар һәм 60 градустан югары булмаган мичтә, яки киптергечләрдә киптерәләр.

Каен гөмбәсен җыйганда сак булыгыз, агачта ялган черек гөмбә түгеллеген яхшылап тикшерегез.
Читайте нас: