+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
3 ноябрь 2016, 02:00

Салкыннар башланганчы

Ноябрьдә бакчада үсентеләрне утырту һәм күчереп утырту тәмамлана. Тотрыклы салкыннар башланганга кадәр эшләр бар әле.

Җәй һәм көздә бакчада озаклап кулланылган эш коралларын чистартып, ремонтлап, машина мае, со­лидол яки аяк киеме кремы бе­лән майлап, саклауга куегыз.

Әзерләүгә салган компостны пленка белән каплагыз, туңмаса яхшырак булыр.

Бакчаның өске башында канау чокып калдырырга онытмагыз: бу язын туф­ракның өске, уңдырышлы катламын су агызып алып китүдән сакларга булышыр.

Карны очыртып бетерә торган участокларга чыршы ботаклары, агачтан корылмалар урнаштырыгыз, бу кы­шын карны сакларга бу­лы­шыр.

Җимеш агачлары төплә­ренә 10-15 сантиметр калынлыкта торф яки тирес таратып салыгыз.

Агачларда яра эзләре бар икән, көннәр җылырак чакта аларның төп ботакларын агартыгыз.

Бакча җиләге түтәлен торф яки чыршы ботаклары белән каплагыз.

Җәй буе хезмәт иткән торба, шланглар һәм савытлардан суны түгәргә онытмагыз. Зур булмаган савыт­лар­ны аударып куегыз, зурларының өстен такта һәм пленка белән каплагыз.

Су ага торган канауларны кышка чистартып калдырыгыз.

Җиргә кар ятканчы, бакчадагы яфракларны җыеп, компостка салыгыз.

Парникларны консер­вация­ләп куегыз: рамнарын буягыз, кирәк икән, пыялаларын алыштырыгыз, замазкаларын яңартыгыз. Рамнарны коры урында саклагыз.

Баз тирәләрен, яшелчә саклау урыннарын ныгытыгыз. Яшелчәләр һәм кышка әзерләнгән консервалар сакланган урыннарны күзәтеп торыгыз.

Җылы көздә участоктагы туфракка, әгәр дә ул әче икән, ай ахырына кадәр известь кертергә мөмкин.
Читайте нас: