+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
12 ноябрь 2016, 02:00

Чи бәрәңге — үзе бер дәва!

Хроник панкреатитны (ашказанның югары әчелеге булмаган очракта) яңа гына әзерләнгән бәрәңге суты белән дәвалап була. Аны ашаудан ике сәгать алда иртән һәм кич яртышар стакан эчәргә кирәк. Аннары 5 минуттан бер стакан кефир эчеп куегыз. Дәвалану курсы — 15 көн. Ике атна ял итеп алганнан соң, курс кабатлана. Барлыгы 3-4 курс кирәк.

Сеңер тартылганда, бәрелеп, буыннар авыртканда кояшта пешкән бәрәңге алып, яшел катламын кисәргә һәм шуны кыргычта уарга кирәк. Уылган массаны авырткан урынга компресс итеп куеп, пленка белән урагыз һәм җылытыгыз.

Пешсәгез (ачык һәм зур җәрәхәт бул­маса), чистартылган бәрәңгене угычта уып, пешкән урынга каплагыз. Бәрәңге җылынган саен, сызлау басылганчы, аны яңага алыштырырга кирәк. Моннан соң, әйтик, “Левомеколь” мазе буяп куярга була. Пешкән урын тиз төзәләчәк.

Геморрой ялкынсынса, чистартылган бәрәңгедән шәм ясап дәваланырга була. Ул авыртуны да баса.
Читайте нас: