Нәниләр яшәгән бүлмәдә яфраклары һәм чәчкәләре төрле төстә һәм формада булган гөлләр үстерергә тырышыгыз. Мәсәлән, кына гөле (бальзамин), узамбар миләүшәсе, глоксиния, стрептокарпус, тунбергия, бегония рекс, толстянка кебек гөлләр сайларга була. Матур яфраклы үсемлекләр белән чәчкә ата торганнарын аралаштырып утыртырга да мөмкин. Аларны берәмләп тә, төркем белән дә урнаштырырга була, тик гөлләр киң, тотрыклы савытларда үссә яхшырак. Балалар бүлмәдә йөгереп уйнап йөргәндә ул савытлар килеп төшмәслек урында урнашкан булырга тиеш.
Өлкәнрәк яшьтәге балаларга үзләре тәрбияләп үстерерлек гөлләр кызыксыну тудырачак. Башта бергәләп гөлне утыртырга, аннан су сибү, тукландыру серләренә төшендерергә кирәк. Яңа сабак, розетка җибәрүче үсемлекләрне бүлеп алып икенче савытка утырту балалар өчен тагын да кызыклырак булачак. Андыйларга камнеломка плетеносная, каланхоэ Дегремона, хлорофитум хохлатый кебек гөлләр керә.
Шуны искә алыгыз: балалар бүлмәсендә энәле, чәнечкеле, яфраклары, чәчкәләре һәм җимешләре агулы булган үсемлекләр үстерергә ярамый. Мәсәлән, аспарагус, кливия, кодием, диффенбахия, молочай, гиппеаструм, кактус — шундыйлардан.