+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
12 ноябрь 2016, 02:00

Кибеткә йөрү аларның гомерен кыскарта

Ирләрдә стресс китереп чыгаручы сәбәпләрнең берсе – хатыны яисә дус кызы белән кибеткә бару.

Мәсәлән, хатын-кыз, мавыгып, зур универсам залында йөри. Һәр матур әйберне тотып, модалы киемне киеп карый. Кибет эчендә ул, вакыт һәм чама хисен югалтып, берничә сәгать әйләнгәләп йөрергә мөмкин. Чыкканда, хәтта берни дә сатып алмаса да, ул канәгать була, энергиясе ташып тора.

Шул вакыт эчендә аның ире хатыны артыннан күләгә кебек ияреп йөри, яки түземсезлек белән ишек төбендә таптана. “Экскурсия” ахырында ир кеше кәефсез һәм караңгы чырайлы була. Мондый очраклар еш кабатланса, организмда начар эмоцияләр җыелып, депрессия китереп чыгарырга мөмкин. Бу исә нерв системасын какшата.
Читайте нас: