+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
12 ноябрь 2016, 02:00

Кышка итек сайлыйбыз

Беренче кар явып эри башлау белән тән генә түгел, аяклар да өши башлады. Шуңа күрә кышка җылы итек кирәк. Аны ничек дөрес сайларга?

Итек сайларга юлланганчы иң башта бюджетыгызны уйлагыз, ягъни акчагызга карап сайлагыз.

Әлбәттә, бүген бик күпләр интернет-кибетләргә өстенлек бирә. Ни дисәң дә, анда арзан­рак. Шулай да анда әйберне яхшылап тикшереп, киеп карап булмый. Үлчәме дә туры килмәскә мөмкин. Иң яхшысы – аяк киеме кибетләрен карап йөреп, үзегезгә ошаган, туры килгән модельне табу һәм соңыннан шундыйны ук интернет-кибеттән табып алу.

Үлчәм һәм уңайлылыкка ныклы игътибар кирәк.

Итекләрне кышкы носки белән киеп карагыз.

Тар очлы итек сайлыйсыз икән, бер үлчәмгә зуррак булсын.

Биек үкчәле итектә аяк алга таба төшә, шуңа күрә башта киеп, йөреп карагыз, бармакларга урын җитәрлек булуын тикшерегез.

Кемгә нинди итек килешә?

Хатын-кызларга:

әгәр сез бик озын буйлы икән, артык биек үкчәләр сайламагыз;

бәләкәй буйлы булсагыз, кыска ярымитекләргә, балтыр уртасына кадәр булган итек­ләргә өстенлек бирегез. Болай иткәндә аяклар озынрак та, төзрәк тә күренер;

озын буйлы, юан балтырлы хатын-кызларга йомшак материаллардан тегелгән ботфортлар килешә.

Ир-егетләргә:

төптән юан, кыска буйлы ирләргә тар башлы аяк киеме хакында онытырга кирәк. Киң үкчәле, турыпочмаклырак ботинкаларга өстенлек бирү отышлы;

тар чалбар һәм джинсыны аяк киеменә кыстырып кию модалы;

капчыксыман киң балаклы чалбарлар зур булмаган квадрат башлы аяк киемнәре белән килешә.

Аяк киеме алыр алдыннан ирләр дә, хатын-кызлар да гардеробын тикшерсен, алыначак аяк киеме белән киярлек әйберләре булуын ачыкласын.
Читайте нас: