+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
26 ноябрь 2016, 02:00

Тун сайлыйбыз

Тун… Кайсы хатын-кыз гына тун хакында хыялланмый икән? Шөкер, бүген туннар төрлелеге күпләрнең зәвыгына да, кесәсенә дә туры килерлек. Аны дөрес сайлый белергә генә кирәк.

Тун сайлаганда бик игътибарлы булу мөһим.

* Йонын яхшылап карагыз, куелыгын тикшерегез. Әгәр тиешле куелыкта кебек тоелса, сатучыдан аның кайчан җи­теш­терелүе турында кызыксыныгыз. Җәнлек­ләрнең йоны кыш көне куе һәм йомшак була, ә җәй көне коела башлый.

* Кулыгыз белән йонга каршы сыпырыгыз. Астагы кечкенә йомшак йоннар куе булырга, ә озыннары сынарга тиеш түгел. Яхшы йон тиз арада кире үз урынына ята. Тунны кулыгыз белән кысыгыз, йомарлагыз – яхшы тун бу гамәлләрне генә үткәрә ала.

* Йонын тартып карагыз. Әгәр кулыгызда йон бөртекләре калды икән, димәк, тун гел коелып йөриячәк.

* Тунны кагып карагыз. Әгәр йоннары аз гына коелды икән, куркыныч түгел, киптерү үткәрелгәннән соң яңа тунда бу хәл булырга тиеш. Ә менә күп коелса, димәк, тун артык киптерелгән, мондый киемне озак кулланып булмаячак.

* Буялганын тикшерегез. Йонны бармакларыгыз белән аерып, тиренең төсен карагыз. Тун буялмаган булса, тире ак булачак. Әгәр буялган тун алырга теләсәгез, кулъяулык белән сөртеп карагыз – яхшы буягычлар йокмый.

* Тегелгән җирләренең сыйфатын, җөй­ләрен яхшылап карагыз. Ябыштырылган гына булса, мондый тунны карап та тормагыз.
Сатучыдан тунның эчен сүтеп күрсәтүне дә сорый аласыз. Кисәкләр 15х15 сантиметрдан да кечерәк булса, тунны алмагыз.

* Кайда җитештерелгәненә игътибар ите­гез. Гарантиясе булган һәм җитеш­терү­ченең адресы күрсәтелгән тунга өстен­лек бирегез.

* Төрле фасоннар киеп карагыз. Күңе­легезгә бик ошаганын һәм килешкәнен тапкач кына аны тикшерә башлагыз.
Кышларыгыз җылы һәм матур үтсен!
Читайте нас: