+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
10 декабрь 2016, 02:00

Ирләрне ничек бәхетле итәргә?

Ир-атның ни теләвен каян белергә? Аңа ничек бәхетле булырга ярдәм итәргә? Нәрсә турында хыяллана ул? Социологлар фикеренчә, ир-атны бәхетле итү өчен бары тик берничә гади кагыйдәне истә тотарга кирәк...

Беренче кагыйдә. Туйдан соң сөеклегезне үзгәртергә өметләнмәгез. Уңышка ирешмәячәксез. Аның гадәтләре бит күп еллар дәвамында формалашкан. Аннары, сезнең яклап басым тойса, ул киреләнә дә башларга мөмкин әле. Ә инде үз ихтыярына каршы сезгә буйсынса, ирегез үзен бәхетсез тоячак.

Икенче кагыйдә. Сезгә ошаган сыйфатларын хуплагыз, мактагыз, ассызыклагыз. Ир-ат гаиләгез, сезнең өчен нидер эшли икән, моны игътибарсыз калдырмагыз. Бу очракта ул сезгә ошаган эшне тагын да башкарырга теләячәк һәм, сезнең канәгатьлекне күреп, үзен бәхетле тоячак.

Өченче кагыйдә. Бер үк кылык өчен кат-кат тәнкыйтьләмәгез. Ул аның ачуын гына кабартачак.

Дүртенче кагыйдә. Ир-атлар, хатын-кыз белән чагыштырганда, хисләрен бик ачып бармый. Сез аңардан ягымлы сүзләр көтәсез икән, үзегез уңай хисләрегезне ешрак белдерегез, ул сезнең яратуыгызны, ышануыгызны, назыгызны тойсын, шул очракта аңа шундый ук җавап кайтарырга җиңел булачак.

Бишенче кагыйдә. Хатын-кызлар өчен җанлы аралашу, сөйләшү якынрак булса, ир-ат вакытын актив үткәрүне хуплый. Өйдә дә шулай. Ирегездән озын-озак сөйләшү көтмәгез. Бергә кино карау, я булмаса бассейнга йөрү, я шахмат уйнау сезнең араларны күпкә якынайтыр.

Алтынчы кагыйдә. Ирегез сезнең уйларыгызны укый алмый. Шуңа күрә, аңардан ни көтәсез — туры сорагыз. Гаепләмәгез, тәкъдим итегез.

Җиденче кагыйдә. Ирегезгә үзе өчен вакыт һәм урын калдырыгыз. Аның шәхси территориясенә кермәгез, эш өстәлендә, эш кабинетында бутанмагыз. Ул үзенә ошаган кешеләр белән аралашырга тиеш, моңа киртә куймагыз. Паспортта штамп булу белән ул барлык вакытын сезнең белән үткәрергә тиеш түгел. Берүзен калдыруны үтенсә дә, каршы килмәгез. Бәлки, аңа бу вакыт уйларын тәртипкә салу өчен кирәктер.

Сигезенче кагыйдә. Ирегезгә үпкә белдергәнче, башта уй-хисләрегезне тәртипкә салыгыз. “Үзем сәбәп уйлап таптым да үзем үпкәләдем” килеп чыкмасын.

Тугызынчы кагыйдә. Ирегезне өйгә “бәйләп” куймагыз. Ул акча эшләү генә түгел, яраткан эше белән шөгыльләнгәндә генә үзен бәхетле тоячак. Матди яктан файдасын тоймасагыз да, ирегезнең мавыгуларын хуплагыз, аны аңларга тырышыгыз. Ул сезнең ярдәмегезне, ышанычыгызны тойса, моңа рәхмәтле һәм бәхетле булачак.

Унынчы кагыйдә. Гаилә ятагын бүлешкәндә назыгызны кызганмагыз. Бергә үткәргән вакытыгыз бурыч үтәү генә булмасын. Менә шул чакта ул икенче хатыннарга борылып та карамаячак. Ул тик сезнең белән генә үзен бәхетле тоячак.
Читайте нас: