+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
17 декабрь 2016, 02:00

Җемелди чыршы утлары

Хәзер кибетләрдә электр гирлянда­ларының ниндие генә юк! Әмма шулар арасыннан иң сыйфатлысын һәм иң матурын ничек сайлап алырга?

Иң элек гирлянданың тартмасына игътибар итегез: анда җитештерүчесе, тәгаенләнеше (урам, чыршы өчен, интерьер өчен), егәрлеге һәм көчәнеше күрсәтелгән булырга тиеш. Инструкциясен укып чыгыгыз. Моннан тыш, розеткага тыгыла торган вилкасы янындагы кечкенә ярлыгына күз салыгыз: анда да бик мөһим мәгълүмат булырга мөмкин.

Үзегезгә нинди озынлыктагы гирлянда кирәклеген билгеләгез. Бу аны кайда эләчәгегезгә бәйле. Чыршыга икән, ул озын булырга тиеш. Һәрхәлдә, вилкадан алып соңгы лампочкага кадәр озынлыгы 1,5 метрдан ким булмаска тиеш. Лампочкаларның еш яисә сирәкме урнаштырылганлыгын да күз уңыннан ычкындырмагыз. Кайберәүләргә бөтен чыршының төрле төсләргә күмелеп утыруы ошаса, кемнәрдер ара-тирә җемелдәп, гүя сихерле нурлар сирпеп торган утларга мөкиббән китә.

Чыбыкның үзегезгә кирәкле төстәгесен сайлагыз. Кагыйдә буларак, гирляндаларны яшел үткәргечләрдән ясыйлар. Әмма ак яки көмешсу төстәге ясалма чыршылар да була бит. Үткәргечләрне төрле төстә ясыйлар, тик, әлбәттә инде, яшел төстәгеләрен табуы җиңелрәк. Үтә күренмәле шнурга “тезелгән” лампочклылары да бар. Мондый гирлянда белән теләсә кайсы чыршыны яки интерьерны бизәргә мөмкин. Үткәргечләрнең яхшылап изоляция­ләнгән булу-булмавын да игътибардан читтә калдырмагыз. Шнурның вилка, лампочкалар һәм режим күчергеч белән тоташтырыл­ган урынын игътибар белән карагыз. Режим күчергечкә басып карагыз: пластмассасы юка булып, ярылырга гына торган кебек икән, аны алмагыз.

Гирлянданың нинди режимнарда эшләвен, гомумән, аларның күпме булуын карагыз. Алар бик күп төрле булырга: гирлянда утлары әкренләп кенә янып, сүнә торган, тиз янып, тиз сүнә торган, җемелдәп торган булырга мөмкин. Лампочкалары да төрлечә: йолдызчыклар, шарчык, йөрәк, кыңгырау, кар бөртекләре рәвешендә була. Чыршыны борынгыча — шәм рәвешендәге гирлянда аеруча бизи. Лампочкаларның формасын, төсен һәм зурлыгын чыршының ясалышына яки интерьерның бизәлешенә туры китереп сайлагыз.

Тышка элү өчен гирлянда сайлаганда, лампочкаларының су-дымнан ни дәрәҗәдә сакланган булуын тикшерегез. Маркировкасына карагыз — анда IP 23 билгесе булырга тиеш. Дым-судан тиешенчә изоляцияләнмәгән гирлянданы урамда кулланырга ярамый.
Читайте нас: