-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
17 декабрь 2016, 02:00

Сабагына карагыз!

Ананас — кыйммәтле җимеш, шуңа аны игътибар белән сайлап алырга кирәк. Ананасның сабагы — яшел төстә һәм каты, кабыгы тыгыз булырга тиеш. Кабыгы яшел төстә булу – өлгермәгән дигән сүз түгел. Кабыгында кара таплар булган ананасны сатып алмагыз, ул артык өлгергән һәм бозыла башлаган.

Ананасның бәясе сыйфатына бәйле. Кыйммәтле ананас өлгергәч җыелган була һәм кыска вакыт эчендә самолетта кайтарыла. Гадәттә өлгермәгән килеш җыелган һәм диңгез транспорты белән кайтарылган ананас арзанрак бәягә сатыла. Андыйлар, билгеле, юлда өлгерә. Шуңа да алардан хуш ис бөркелеп тормый.

Ананаска суккалап карагыз. Әгәр тонык тавыш чыкса, димәк, ул өлгергән, ә бушлыкка суккандагы кебек тавыш чыкса, димәк, ананас артык өлгергән һәм эче кибә башлаган.

Өлгергән ананасның эче сары, ә өлгермәгәне аксыл төстә була. Киселмәгән ананасны бүлмә температурасында сакларга кирәк. Югыйсә, ул тәмен һәм хуш исен югалтачак.
Читайте нас: