+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
17 декабрь 2016, 02:00

Ә сез битлек “кия”сезме?

Тышта кышкы салкын, өйдә коры җылы һава. Бу безнең тирегә һич тә яхшы йогынты ясамый. Ә бәйрәмнәргә күп калмады, битебезнең матур булуы кирәк. Әйдәгез, гүзәлләнә башлыйбыз:

Минераль су белән компресс. Теләсә нинди минераль су ярый. Иң мөһиме – анда минераль тозлар күп булсын. Берничә кат марляны бүлмә температурасындагы минераль суда чылатырга һәм ун минутка биткә куеп тотарга. Нәтиҗә булсын өчен моны ун көн дәвамында эшләргә кирәк. 2-3 атнадан кабатларга мөмкин.

Тернәкләндерүче битлек. Ике пешкән бәрәңгене изәргә һәм берәр чәй калагы үсемлек мае, глицерин кушарга. Бу массаны тигез итеп марляга җәяргә һәм, өстенә тастымал куеп, 10 минутка биткә, муенга капларга. Бер ай дәвамында көн аралаш эшләргә кирәк.

Компресслар өчен төнәтмә. Берәр кашык кипкән кычыткан һәм үги ана яфрагы өстенә бер стакан кайнап чыккан су коеп, 45 минут төнәтергә, сөзәргә. Шуның белән көн саен компресс ясарга мөмкин. Озак саклансын өчен туңдыргычка куярга да ярый. Сөзеп алганнан соң калган җылы массаны 25 минутка биткә һәм муенга куеп тоту файдалы.
Читайте нас: