+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
24 декабрь 2016, 02:00

Бәйрәм табынына – карп

Гадәттә, бездә Яңа елда табын түрен оливье салаты, тун “бөркәнгән” сельдь һәм башка ризыклар били. Ә менә Азиядә, Көнбатыш Европада Яңа елны карпны авыз итеп каршылыйлар. Моның үз сере бар, чөнки карп көч һәм тырышлык символы санала. Әлбәттә, бу сыйфатлары булучылар тормышта барлык максатына да ирешә ала. Баксаң, карптан ризык әзерләү әллә ни катлаулы түгел икән.

Ике-өч килограммлы карпны чистартып, тозлап, тәмләткечләр сибегез. Балыкның зурлыгы табында утырачак халык санына бәйле. Шул ук вакытта духовкага артык зур балык сыйдырып булмавын да истән чыгармыйк. Өч-дүрт килолысы 4-5 кешегә таман була.

Калай табага фольга җәеп, шуның өстенә түгәрәкләп киселгән суган салыгыз. Балыкны суган өстенә урнаштырыгыз. Карпның кабырга турын пычак очы белән кисеп, лимон кисәкләре урнаштырыгыз. Ризык көймәсен, сыйфатлы, тәмле булып пешсен өчен ике кат фольгага төрегез.

200 градуска кадәр кызган духовкага балыкны ярты сәгатькә куябыз. Карпны табынга бирер алдыннан укроп, петрушка һәм башка яшел тәмләткечләр белән бизәргә онытмагыз. Тәмле ашлар сезгә!
Читайте нас: