+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
24 декабрь 2016, 02:00

Чыршы кунакка килгән!

Хуш исле яшел чыршы һәр өйнең күрке, Яңа ел бизәге булып тора. Энәләрен коелдырмый, озаграк саклыйсы килә чыршыкайны, шулаймы, дуслар? Ләкин чатлама суыкларда да яшел булып утыручы урман агачына батарея һәм өй җылысы компаньон түгел. Салкын тыштан җылыга кергән чыршыны өй һавасына күндерергә кирәклеген истән чыгармау мөһим. Моның өчен чыршыны тәүдә бер кич балконда яки ишек алдында кундырырга, аннан гына җылынырга өйгә кертергә киңәш ителә.

Арытаба урынын бил­геләгәч, аның 20 сантиметр чамасы аскы ботакларыннан арындырып, ком тутырылган чиләк, яки кәстрүлгә утыртыгыз һәм су сибегез. Чөнки су — агач өчен яшәү чыганагы ул. Ком һәрвакыт дымлы булырга тиеш.

Ком булмаган очракта, сулы чиләккә, банкага утыртырга була. Су хлорлы булмасын, шунлыктан аны краннан агызып алгач, тондыру мотлак. Суга аспирин, 1 кашык шикәр, бераз тоз салалар. Аспирин агачны черү, бозылудан сакласа, шикәр белән тоз аны тукландырып торачак. Агачның төбен марля, яки йон тукыма белән урасагыз, көн саен чылатып торырга кирәк булачак.

Шушы гади генә кагый­дәләрне хәтердән чыгармасагыз, чыршыгызның энәләре коелмас, агач корымас, урман кунагы, бәй­рәм күрке булып сезне озак сөендерер!
Читайте нас: