* Чи балыкны ит, колбаса, сыр янында сакларга ярамый. Чи балыкны пешергәч, микроблары юкка чыга, ә менә янында торган продуктлар авыру микрофлора белән зарарланырга мөмкин.
* Туңдырылган балыкны һәм пешереп туңдырылган балык итен сакларга уйласагыз, чиста кәгазьгә төреп, аны туңдыргычка урнаштырыгыз. Әгәр балык туңдырылмаган икән, ул чакта эчен-тышын чистартып, пешергәнче суыкта тотыгыз.
* Балык ризыкларын, консерваларны, уылдыкны, тозлы, киптерелгән һәм ысланган балыкны суыткычның аскы киштәсендә, туңдыргычтан ераграк урында сакларга киңәш ителә.
* Балыкны әзерләү алдыннан аның яхшы сыйфатлымы икәнен белергә кирәк. Моның өчен аны су тутырылган таска салыгыз: балык төпкә төшсә, ул иске түгел дигән сүз. Күптән түгел тотылган балыкның тәңкәләре тыгыз, шома һәм ялтырап тора, күзләре ачык, эче кабармаган була.
* Туңдырылган балыкны салкын суда тотып та эретергә мөмкин. Минераль матдәләре югалмасын өчен 1 литр суга 7-10 грамм исәбеннән тоз кушарга кирәк.
* Балыктан саз исе килмәсен, дисәгез, аны тозлы салкын суда юыгыз.
* Балык чистарту бик җиңелдән түгел, ул кулдан шумасын өчен бармакларны тозга маныгыз.
* Балыкны кискәндә сытарга, бөгәргә ярамый, чөнки аның суты агып бетә.
* Кыздырганда балык таралып бетмәсен өчен башта аны онда әвәләргә, туглаган йомырка сөртергә һәм тагын сохари вагында әвәләргә кирәк.
* Әгәр балыкны 15 минут алдан тозлап куйсагыз, ул кыздырганда таралып төшмәс.
* Балыктан фарш ясаганда аз гына шикәр комы да кушсаң, ул тәмлерәк була.
* Сельдь балыгы тәмлерәк булсын өчен аны бераз чәйдә, яки сөттә тоталар.
* Әгәр балыкны кыздырыр алдыннан бераз сөттә тотып, онда әвәләсәң һәм кайнап торган үсемлек маенда кыздырсаң, ул бигрәк тә тәмле була. Кайнар май чәчрәмәсен, ә балык яхшырак кызсын, дисәгез, табаның өстен тишекле чүмеч белән каплап куегыз.
* Балык нык тозлы булса, аны агып торган салкын су астында яисә савыттагы суны алыштырып тотарга була. Тозлы балыкны җылы суга салырга ярамый.