Улак терлек аңа аяклары белән кереп баса алмаслык биеклектә булсын. Тәрәзәләрне ачылмалы, яктылыкны малларның артыннан яисә кырыеннан төшәрлек итеп эшләргә кирәк. Кояш яктысы һич тә аларның күзләренә туры төшәрлек булмасын. Идәнне бер якка авышрак, мал бәвеле читкә агып тәшәрлек итеп эшләгез.
Сарай эчендә температура бик түбән булса, мал азыгының күбрәк сарыф ителүен, ягъни, терлек организмына җылыну өчен энергия булдыруга китәчәген белеп торыгыз.
Сыер малының тиресен һәрвакыт чиста тотарга кирәк. Кышын тире малны салкыннан саклый. Мал тиресендәге күзәнәкләр аша организм углекислотадан һәм артык су парыннан арына. Шуңа күрә, тиренең чиста булуы бигрәк тә сөт бирүче мал өчен аеруча мөһим.
Мөмкинлек булганда, малларны һәрвакыт чиста тотарга тырышырга кирәк. Режимны катгый үтәү мөһим – көн дә бер үк вакытта ашатырга, су эчерергә һәм саварга онытмагыз. Режимны сакламау малның сәламәтлегенә генә түгел, продутлылыгына да, сөт бирүенә дә кире йогынты ясый.
Кыш көне мал асралган бинада һава температурасы 8-12 градус булса яхшы. Әлеге күрсәткечтән югарырак булганда маллар хәлсезләнә, продуктлылык түбәнәя.
Мал асралган бинада тиешле яктылыкны тәэмин итү өчен идән мәйданының тәрәзәләрнең гомум мәйданыннан 10-15 тапкыр зуррак булуы мотлак. Әлбәттә, тәрәзәләргә малларның буе җитәрлек булмасын. Бинада асралган сыер малларының һәркайсына 18-20 квадрат метр мәйдан туры килергә тиеш. Сарайда үтәли җил дә булмасын.
Һәр сыерга астына җәю өчен тәүлегенә 1,5 килограмм салам, 2-5 килограмм кипкән пычкы чүбе таләп ителә.
Мал асралган бина янәшәсендә, салкынлык 15 градустан түбән булмаган көннәрдә аларны иркендә йөртү өчен киртәләп алынган мәйданчык эшләгез.