* 100 грамм кайнар чәйгә 100 грамм кызыл шәраб, 100 грамм кура җиләге кайнатмасы кушып, яхшылап болгатабыз, эчәбез һәм шунда ук төренеп йокларга ятабыз. Иртәнгә чирнең әсәре дә калмаячак.
* 100 грамм юкә балына бер лимон суты кушабыз һәм бу катнашманы 800 грамм кайнаган суда эретәбез. Салкын тигәндә, грипп белән авырганда көн дәвамында эчәбез.
* Кипкән кура җиләге җимешләрен һәм чәчәкләрен тигез күләмдә кушып, чәй пешерә торган фарфор чәйнектә өстенә кайнар су коеп пешерәбез. 12-15 минут төнәткәч, тәменчә бал кушып, көненә өч-дүрт тапкыр яртышар стакан эчәбез. Тын юлларына салкын тигәндә бу ысул аеруча файдалы.
* 300 граммлы кружкада су кайнатабыз. Аңа 30-40 тамчы эвкалипт төнәтмәсе, ярты калак чәй содасы кушып, ингаляция эшлибез.
* Аякларны 5-10 минут дәвамында горчица салынган кайнар суга тыгып утыру да яхшы нәтиҗә бирә.