+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
28 гыйнвар 2017, 02:00

“Айфон”лы балачак

Бүген балаларны компьютер, телефон, планшеттан башка күз алдына китереп булмый. Электрон җиһазларны өлкәннәргә караганда да яхшырак белә алар. Мондый “уенчык” укырга, хәреф танырга өйрәтә. Дәваханәдә сәгатьләр буе чират көтеп утырганда яки машинада барганда да коткара.

Белгечләр исә әти-әниләргә заманча техниканың зыяны турында истән чыгармаска киңәш итә. Менә аларның кайберләре:

* Телефон яки планшет уйнаганда бала еш кына бөкрәеп утыра. Бу исә умыртка баганасының муен өлешенә зур зыян китерә.

* Баксаң, телефонга бертуктаусыз баскалап утыру аркасында кулның, аерым алганда, беләзек сөягенең сеңерләренә көч килә икән. Сул кулдагы имән бармак имгәнеп калырга да мөмкин.

* Телефон яки планшетка төбәлгән бала экранга кереп китәргә дә әзер. Сабый кулындагы “уенчык”ны ераккарак кую да ярдәм итми хәтта. Ул телефонны барыбер үзенә якынрак китерергә тырышачак. Бу исә күзләргә бик зыянлы.

* Электрон җиһазлар белән мавыгучы балаларның еш кына аппетиты бозыла. Моның сере дә бик гади. Өйдә туклану режимы бозыла. Телефонга алданып, бер тапкыр вакытында ашарга оныта, икенче тапкыр... Бала ябыга башлаганны көт тә тор.
Читайте нас: