+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
4 февраль 2017, 02:00

Шортик киеп эшкә килгән кызлар!..

“Ишектән кергәч — күрек уза, түргә менгәч — холык уза”, дип безнең халык бер дә юкка әйтмәгән. Беләсезме, ни өчен? Чөнки кешене, беренче чиратта, нәкъ менә тышкы кыяфәтенә, кием-салымына карап бәялиләр. Өстебездәге киемнәрне хәтта берничә ел бергә эшләүче хезмәттәшләребез дә игътибарсыз калдырмый.Эшкә кию өчен кием-салым сайлаганда нинди ялгышлыклар җибәрәбез һәм алардан ничек котылырга соң?

КИЛЕШЛЕ КИЕМ

Кием-салым сайлау — үзе бер сәнгать. Әмма эшкә җыенганда кайсы киемнең килешүен, ә кайсысының күңелгә ятышлы түгеллеген бәяләү генә аз. Кием сезнең вазыйфагызга да туры килеп торырга тиеш. Мәсәлән, балалар бакчасы хезмәткәрләре эштә еш кына өйдә кия торган кофталарда йөри. Ә бу — зур ялгышлык! Балаларның тәрбиячене әниләре, яки карт әниләренә охшатуы бер дә яхшы түгел. Тәрбиячеләргә кыска итәк кию дә килешми. Балалар бакчасында сабыйлар үзләрен дөрес тотарга өйрәнә, яхшы-яманны аера башлый. Шуңа да балалар белән эшләүчеләргә чалбар һәм итәкне еш чиратлаштырырга кирәк.

Өс киемнәрен көн дәвамында алыштыру да файдага. Мәсәлән, урамга чыгар яисә физкультура дәресләре үткәрер алдыннан. Бу балаларга билгеле бер шартларга туры китереп киенергә кирәклеген аңларга мөмкинлек бирә.
Соңгы вакытта табиблар ак халатлардан баш тарта. Эш шунда: ак — бик көчле ярсыткыч төс. Шуңа да сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр, нигездә, яшел һәм зәңгәр төсләргә өстенлек бирә.

Идарәчеләр өчен киенү рәвеше — классика. Әмма нәфис затларга хас кием киюче гүзәл затлардан аермалы буларак, пинжәкләр һәм ирләрнеке кебек күлмәкләргә өстенлек бирүче хатын-кыз идарәчеләр эш хакын да күбрәк ала, хезмәт баскычында да югарырак күтәрелә

Хисапчыларга эшкә костюм киеп йөрергә киңәш ителә, чөнки бу аларның эшчәнлек төренә күбрәк туры килә. Каплан тиресенә охшаган һәм бөрчек-бөрчек бизәкләр төшерелгән күлмәкләр кияргә ярамый. Ачык төсләр ярсытып кына калмый, хезмәт­тәшләргә игътибарны эшкә юнәлтергә дә комачаулый.

Хокук саклау өлкәсендә эш­ләүче хезмәткәрләр “салкын” төстәге махсус киемнәр кия. Моның сәбәбе бик гади — эш урынын исәпкә алып, аларга башкалардан аерылып торырга кирәк. Вазыйфагыз сездән дә шуны ук таләп итсә, бу тәҗрибәне үзегездә дә куллана аласыз.

ЧӘЧНЕ НИЧЕК ТАРАРГА?

Әйләнә-тирәдәгеләр өс киемегезне генә игътибарга аладыр, дип уйлау — зур ялгышлык. Чөнки чәчнең ничек таралган булуы да бик мөһим. Чәч никадәр кыска булса, хатын-кыз шулкадәр җитдирәк, кырысрак кебек тоела. Урап куелган чәчләр салкынлык, киеренкелек белән бәйләп карала. Шуңа да алар уртача озынлыкта һәм җыеп куелган булса яхшы.

ИҢ ЗУР ЯЛГЫШЛАР

✓ Бер-берсенә бөтенләй ту­ры килмәгән киемнәрне без кайчак бергә киябез. Мәсәлән, эшлекле костюм һәм челтәрле оеклар. Бәлки, матурдыр да, тик эшкә кию өчен түгел. Туфли һәм тасма, ачык изүле өс киеме, бизәкле джинсы турында да шуны ук әйтергә була.

✓ Эшкә кичәге киемнән барабыз. Гәрчә алдагы көнне яхшылап юылган булса да, хез­мәт­тәшләрегез бер дә болай уйламаска мөмкин, бигрәк тә кызу җәй көне. Кичәге киемне кияргә җыенсагыз, аны брошка яисә шуның ише башка яңа әйбер белән булса да бизәгез.

✓ Тузган аяк киеме киябез, ә өс киемнәрен даими алыштырып торабыз. Ә бит якын-тирә­дәгеләр, беренче чиратта, нәкъ менә аяк киемен игътибарга ала. Шуңа да кыйммәт, тик шактый тузган бер генә аяк киеме түгел, ә берничә яңа аяк киеме булса яхшырак.

Уңайлы булуга сылтап, эшкә өй киеменнән, яки ял иткәндә кия торган футболка һәм шортыдан барабыз, ди. Ләкин болар — ял көннәре киеме. Шуның нәтиҗәсендә игътибарны эшкә юнәлтә алмыйбыз, ял турында гына уйлыйбыз.
Читайте нас: