+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
11 февраль 2017, 02:00

Утын сумкасы шулай ясала

Эх, каен, усак яккан хуш исле мунча... Каен яфрагына мәтрүшкә, әрем кушып бәйләнгән миндек исе дә борынны әллә кайдан иркәли.

Күптән газ ярдәмендә мунчаны җылытабыз дип борын чөерүчеләр дә бар. Ләкин каен, усак ягып, мунчаны тәмләп керүче гәзит укучыларыбыз барлыгын яхшы беләбез. Утын дигәннән, аны ташуның бик уңайлы ысулын белдек әле. Мунча ягучылар, аны яратучыларга бик ошар дип уйлыйбыз. Кирәкмәгән япма, җәймә (без аны “покрывало” дип кенә йөртәбез) һәркемдә бардыр, шулаймы?! Менә шушыны ике ягыннан да озынча таяк кертеп калдырып тегәргә дә, тотар өчен уртасыннан тишек калдырырга. Утын сумкасына берьюлы ике-өч кочак пүлән сыя. Беләк тә авыртмый, утын чүбе дә коелмый. Җиңел пар белән!
Читайте нас: