+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
18 февраль 2017, 02:00

Ә сез ничек итәсез!

* Кибеттән сөт сатып алганда шуны истә тотыгыз: пастеризацияләнгән сөтне кайнатмыйча да эчәргә була, ә калганнарын кайнатып кына эчәргә мөмкин.

* Каймак яхшылап туглансын өчен аңа йомырка агы кушалар. Шул савытны салкын суда тотканнан соң тугласагыз, каймак бик тиз кабарыр.

* Майны тизрәк тугларга кирәк булса, аны кисәкләргә бүлгәләп, савыты белән кайнар суга утыртыгыз. Май йомшаргач, бераз суыткычта тотканнан соң, яхшылап тугларга да була.

* Эремчек йомшарып китсен, таралып торсын өчен аны иттарткычтан, яки иләк аша чыгарырга кирәк.

* Базардан сатып алган эремчекне, шулай ук, суыткычта озаграк ятканын пе­шер­мичә кулланырга киңәш ителми. Алардан төрле камыр ризыклары, пудинг, запе­канка кебек ашамлыклар әзерләргә була.

* Акмайда камыр кыздырырга яратасыз икән, ул кара янып төтәсләмәсен, дисә­гез, табага әрчелгән бәрәңге кисәге салыгыз.

* Сыр һәм брынза озак саклансын өчен аларны шикәр шакмагы салынган караңгы савытта тотыгыз.

* Сөтле ашларны төрлечә пешерергә мөмкин, тик барлык очракта да яшел­чәләрне, ярмаларны, макаронны башта суда пешерәләр, аннан соң гына кайнап торган сөткә салалар.

* Сөтле аш әзерләгәндә сөтнең үзен генә кайнатып та, аңа су кушып та пеше­рергә мөмкин. Кайнатканда өстендә элпә хасыйл булмасын өчен әледән-әле болгатып торырга кирәк.

* Сөт фаянс, пыяла яисә эмаль савытта караңгы урында яхшы саклана.
Читайте нас: