+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
18 февраль 2017, 02:00

Витаминнар бик кирәк!

Кыш ахырына якынлаша. Тиздән яз. Ә яз – организмда витаминнар җитешмәгән вакыт. Шуңа күрә туклануга аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Көн саен сөт ризыклары кулланыгыз. Кефир арыганлык тойгысын, йокы килүне киметер, көч өстәр. Эремчек тырнакларны ныгытыр, чәчләрне, бит тиресен матурлар.

Яңа өлгергән яшелчә-җимешләр булмаганда туңдырылганнары ярдәмгә килер. Аларны да мөмкин кадәр ешрак кулланыгыз.

Төрле чикләвекләр ашарга тырышыгыз. Ләкин көн саен аз гына күләмдә.

Иң яхшы үзләштерелә торган витаминнар табигый ризыкларда була. А витамины йомырка сарысында, акмайда, кишердә, балык бавырында, сыер итендә күп. Б – карабодайда, сөт ризыкларында, йомыркада һәм ногыт борчагында. С витаминына кәбестә, цитруслылар, петрушка һәм гөлҗимеш бай.

Яз көне витаминнар аеруча күп таләп ителә. Шуңа күрә синтетик препаратлар, витамин-минераль комплекслар хакында да онытмагыз.
Читайте нас: