+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
25 февраль 2017, 02:00

Мүк җиләге ашагыз һәм...

Мүк җиләге – бик файдалы. Бүген базарларда, кибетләрдә күп сатыла ул. Яз көне яңа өлгергән яшелчә-җимешләр булмаганда аны куллану аеруча отышлы.

Мүк җиләгендә А, С, К һәм В төркемендәге күп витаминнар бар. Бу җиләктә аеруча калий күп. Кальций, магний, фосфор, натрий да җитәрлек күләмдә. Шулай ук тимер, йод, марганец һәм бакыр бар.

Мүк җиләгендә органик кислоталар һәм феноль кушылмалар күп, ул радиациядән һәм онкологик авырулардан саклый.
Кыш көне мүк җиләген элек-электән салкын тию авыруларын дәвалау өчен кулланганнар. Аның табигый антибиотик булуын да онытмаска кирәк.

Мүк җиләге суты – бөерләргә таш утыруга каршы бик яхшы чара. Сутны герпес һәм гөмбәчек авырулары булган урыннарга сөртсәң дә файдасы бар. Компресс эшләсәң, баш авыртуын да баса.

Ашказаны авырулары булган кешеләргә мүк җиләге бик киңәш ителми. Аз гына күләмдә, шикәр белән уып ашарга мөмкин.

...үлән суында коеныгыз


Өй шартларында псориаздан ничек дәваланып була, дисезме? Аның өчен язын үләннәр баш төртә башлау белән иң файдалыларын әзерләп куярга өйрәнергә кирәк. Аларны киптереп куйсагыз, кышын да төрле ванналар ясый аласыз. Бу чирдә нәкъ менә ванналар тынычландыра да инде.

Шалфей үләненнән ванна әзерләү өчен 100 грамм вакланган яфракка 1 литр су салып, 1 сәгать кайнаткач, сөзгеч аша үткәрәләр. Кайнатманы суга кушалар. Мондый ваннаны авыру нык азып киткән чакта да кабул итәргә мөмкин. Шалфей үләне микробларны үтерә, ялкынсынуны ки­метә.

Ылыслы ванна әзерләү өчен яңа өзелгән нарат ылысы бик әйбәт була. Әгәр андый мөмкинлек булмаса, ылыс экстракты куллансагыз да ярый. Ылыс өстенә кайнар су салып, аның 38 градуска кадәр суынганын көтәләр. Ваннага суны тәнне капларлык итеп агызырга кирәк. 20-25 минутлап ваннада яткач, төренеп ятып торырга киңәш ителә. Мондый ваннаны 2-3 көн саен, кичен дә кабул итәргә мөмкин.

Бәрәңге крахмалыннан ясал­ган ванна да тыныч­ландыра, кычынуны баса. Андый ванна әзерләү өчен 500-800 грамм бәрәңге крахмалы салынган савытка салкын су агызыгыз. Аннары ваннага җылымса су тутырыгыз (кайнар булмасын). Су өстенә крахмаллы эретмәне салыгыз. Әлеге ваннаны көн аралаш 10-15 минут кабул итәләр.
Читайте нас: