+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
4 март 2017, 02:00

Йокысызлыкны җиңәбез

Йокысызлык – бүген күпләрне борчыган проблема. Заман ритмы безне шулкадәр арыта ки, кичкә күпләребез чак аякларында басып тора, ә башны мендәргә салуга... йокысызлык үз кочагына ала. Аны ничек җиңәргә? Бу очракта гап-гади киңәшләр ярдәмгә килер.

Иң мөһиме – үзегезне йокларга мәҗбүриләмәгез. “Соң инде, иртәгә иртә торырга кирәк”, дип кенә йокларга тырышмагыз. Чынлап йоклыйсы килгән вакытны көтегез. Берәр күңелсез, ялкыта торган шөгыль табыгыз: бәйләү-чигү, кызык булмаган китап уку, телевизордан тынычрак тапшыру барган каналны карау. Ул шөгыльне туктатып, йокларга теләвегезне үзегез дә сизмәссез.

Барлык мөһим эшләрне кичтән онытып торыгыз, иртәгәгә калдырыгыз. Ми ял итсен.

Йокысызлык кичтән тәмләп һәм күп ашый торган кешеләрдә ешрак күзәтелә. Йокы якынлашу вакыты алдыннан ашауны чикләгез. Кичке аш җиңелчә генә булсын. Йокысызлык яратмаган ризыклар: кефир, яшел алма яисә бал кушылган җылы сөт.

Физик күнегүләрне йокларга биш-алты сәгать кала туктатыгыз.

Йокы урыныгыз уңайлы булсын. Йоклар алдыннан саф һавада йөреп керсәгез, йокысызлыкны бөтенләй “куркытырга” мөмкин.

Тәмле исле эфир майларын да игътибарсыз калдырмагыз. Алар кушылган ванна кереп чыгу да яхшы нәтиҗә бирә. Ә инде йокы бүлмәгезгә аромалампа куеп, сулар һавагызны бөтнек, бергамот, лаванда, базилик исләре белән тутырсагыз, татлы йокыга киткәнегезне дә сизмәссез.

Йокысызлык тыныч кешеләрне яратмый. Тыныч булыгыз, тәмле йокы сезгә!
Читайте нас: