+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
20 март 2017, 14:43

Аяк чылангач, ничек авырмаска?

Аягыгыз юешләндеме? Димәк, хәзер алар өши башлаячак. Салкын тидерүгә дә ерак түгел.

Ә авырмаска теләсәгез, берничә киңәш:
1. Аяк киемен алыштырыгыз.
Аягыгыз эшкә барганда чыланса, барып җитү белән алмаш аяк киеме киегез. Ул булмаса, юеш аяк киемен салып, олтыракларын алып, кибәргә куегыз. Олтырак урынына кәгазе бөкләп салып була. Җылы өрдергеч вентилятор булса, аны якынрак куегыз.
2. Массаж эшләгез.
Аяк киемен алыштырганчы, табан асларын кулларыгыз белән җылытыгыз. Җылыткыч майлар, я спиртлы сыекчалар сөртү яхшы. Аякларны йонлы тукыма белән ышкыганда, алар тизрәк җылыначак. Табаннарыгызны кызарганчы ышкыгыз.
3. Җылытыгыз.
Офиста, әлбәттә, коры горчица, я спиртлы борыч төнәтмәсе табып булмас. Әмма табанны җылыту өчен горчичниклар, я булмаса кызыл борыч та ярап куяр. Аларны тукымага сибеп, аякларыгызны ышкыгыз.
4. Җылы ванна.
Суык тиюдән саклануның иң яхшы ысулы — диңгез тозы, я горчица салынган җылы ваннага аякларны тыгып утыру. Моны өегезгә кайту белән эшләгез. Офис шартларында кул җылыту да җитеп торыр. Кулларыгызны 15-20 минут җылы су аккан кран астына куеп торыгыз.
5. Чәй эчегез.
Үлән чәе, бал һәм җиләк кайнатмасы да җылынуга ярдәм итә. Ике-өч чынаяк чәй эчкәндә дә зарар булмас.
6. Пакет киегез.
Аякларыгыз урамда юешләнгән, ә өегез дә, эшегез дә ерак икән, ике целлофан пакет сатып алыгыз да, аларны аякларыгызга киеп, яңадан аяк киемнәрегезне киегез.
7. Яхшылап ашагыз.
Аягыгыз юешләнеп, өшегәннән соң, төшке ашны ныклап ашагыз. Итле ризыклар сайлагыз. Борыч, тәмләткечләр мулдан булса яхшырак.
8. Өйдә җылыныгыз.
Кич кайткач, тозлар һәм үләннәр белән җылы ванна кабул итегез. Аннары җылы пижама, оекбашлар киеп, калын юрган астында берәр сәгать ятып торыгыз.
9. Җылыткыч эчемлек әзерләгез.
Төнгелеккә Гиппократ эчемлеге әзерләгез. Аның өчен бер чеметем дарчин белән ике канәфер "йолдызчыг"ы, бер чәй калагы бал, ике стакан кызыл шәраб, ике телем лимон, я әфлисун кирәк. Боларны кайнатып чыгарырга. Эчәсез дә, йокларга ятасыз.
Айгөл Юлъякшина.
Читайте нас: