+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
25 март 2017, 02:00

Тукранның гына башы авыртмый

Мигрень — өянәк рәвешендә баш авырту. Аның белән халыкның 30 проценты интегә.

Мигреньнең сәбәпләре шактый. Ул артык ярсудан, физик эшләрдән, ачудан, ачыгудан да башланырга мөмкин. Мигрень шулай ук шоколад, сыр, чикләвек, томат, шампан һәм кызыл шәраб, сыра, ашаган-эчкәннән соң да була ала. Яки кайбер ризыкларга аллергия булганда. Өянәк организмда гормон үзгәрешләре булганда, балага узудан саклаучы дарулар эчкәндә дә башланырга мөмкин. Мигрень вакытында күңел болгана, косасы килә, ашказаны кыса, яктыдан курку, тавышларга сизгерлек арта.

Кул астында дару булмаган очракта, маңгайга салкын суда чылатылган тастымал куярга була. “Звездочка” бәлзәме сөртеп, тынычлап ятып торганда, баш җиңеләя, хәл яхшыра. Контраст душта коену, аякларны җылы суда тоту шулай ук авыртуны баса.
Читайте нас: