+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
8 апрель 2017, 02:00

Сипкелле һәм сөйкемле?

Сипкелләр — косметик җитешсезлек түгел. Кайчагында алар биткә аерым матурлык та өсти әле. Шулай булса да, аны яратмаучылар күп. Бигрәк тә яз көне аларның күпләп чыгуыннан куркып торучылар бар. Бу очракта нишләргә?

Шуны белегез: сипкелләрне бетерүгә караганда, аларны булдырмау җиңелрәк. Кояшта иртәнге унбергә кадәр генә йөрегез, анда да битне кояш нурларына куярга тырышмагыз, күбрәк хәрәкәттә булыгыз.
Спиртлы туалет сулары, лосьоннар кулланмагыз. Алар кояш нурларына карата сизгерлекне арттырырга мөмкин. Ә инде тәнегездә кызыл таплар барлыкка килсә, я авыртып торса, катык, я каймак сөртеп куегыз. Бөтнек, ромашка, чәй төнәтмәләре дә тәнгә сөртү өчен файдалы.
Аяз көндә урамга чыкканда кояштан саклаучы крем сөртегез. Сипкелләр чыгып өлгерсә дә, кәефегезне бозмагыз. Көненә берничә тапкыр битегезгә катык, лимон суты сөртеп, кыяр йомшагыннан, я җир җиләгеннән, кара карлыганнан битлек эшләп карагыз. Аны 20-30 минут тотыгыз да җылы су белән юыгыз. Мондый ысул белән сипкелләрегез агару гына түгел, тәнегез матурланачак, анда матдәләр алмашыну яхшырачак.
Махсус агартучы крем да сатып алып була. Тик бер нәрсәне онытмагыз. Бу кремнарны урамга чыгар алдыннан сөртмәгез, юкса кире нәтиҗәгә юлыгуыгыз бар. Агартучы крем яхшылап юылган, лосьон белән чистартылган биткә юка гына итеп сөртелә. 1-2 сәгатьтән соң артыгы мамык белән сөртеп алына.
Агарту чарасын үзегез дә эшли аласыз. Берәр аш кашыгы лимон суты белән 6 процентлы уксуска 2 чәй калагы кайнаган су өстәгез. Тәнегез коры булса, глицерин тамызыгыз. Петрушка суты да шундый ук нәтиҗә бирә. Аны вак кына турарга да өстенә кайнар су коярга, бераз вакыт тотарга кирәк. Суынган төнәтмәне көненә 1-2 тапкыр биткә сөртәргә. Нәтиҗә көнендә генә күренми, сабыр булыгыз. Бәлки бер-ике ай шулай дәваланырга кирәгер. Кояшлы көннәрдә киң кырлы эшләпә, я зонтик та бик ярап калыр.
Читайте нас: