* Дөге, солы, бодай, тары кебек ярмаларны башта – суда, аннары сөт кушып пешерсәң, боткасы йомшак була.
* Ботканы пешергән вакытта акмай салып җибәрергә кирәк.
*Тоз һәм шикәрне пешеп чыгар алдыннан салсаң, яхшырак.
*Тәлинкәгә бүленгән ботканы чия, бакча һәм кура җиләге, чикләвек, башка җимешләр белән бизәргә мөмкин.
*Карлыган, кура җиләге, чия кайнатмалары ярдәмендә төсен үзгәртеп, хәтта алар белән ботка өстендә рәсем төшереп тә була.
* Парда пешкән алма, кыргычтан үткәрелгән сыр да бу ризыкның тәмен үзгәртә ала.
* Пешкән татлы кабак, кишерне блендер белән изеп, боткага кушсаң, ул тәмле һәм тагын да файдалырак булачак.
Балаларыгыз сәламәт, боткаларыгыз тәмле булсын!