+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
21 Апреля 2017, 21:00

Теш сызлый...

Төн уртасында тешегез сызлап киттеме? Якын-тирәдә тәүлек әйләнәсенә эшләгән стоматология поликлиникасы юкмы? Бу очракта әлеге киңәшләр сезнең өчен:

* Теш араларын, авыз эчен ризык калдыкларыннан сак кына тазартыгыз.

* Тешне содалы җылы су белән ­чай­кагыз (1 стакан суга 1 чәй калагы сода).

* Авырткан теш өстендә бер йо­тым аракы тотарга кирәк. Уртлар алкогольне сеңдерәчәк һәм авырту беразга тыначак.

* Боз кисәге суырырга. Бозны авыру тешкә һәм аңа якын яңакка көненә 3-4 тапкыр 15әр минут терәп торырга мөмкин.

* Кулга массаж эшләргә. Бу авыртуны яртылаш киметәчәк. Баш бармак белән имән бармак кисешкән урынны 5-7 минут боз белән акрын гына ышкыгыз.

* Авырткан як белән чәйнәмәгез.

* Авыртуны баса торган дару эчегез. Аспирин эчмәгез. Тик табибка бару алдыннан 3 сәгать дару эчмәскә кирәк. Юкса, аңа диагноз кую авыр булачак.

* Җылыту, җылы компресслар кирәкми.

* Табиб белән киңәшләшмичә, антибиотиклар эчү тыела.
Читайте нас