Тавык тизәге
Тәҗрибәле бакчачылар аның белән бик мавыгырга ярамаганлыгын яхшы белә. Аны күп күләмдә кертсәң, үсемлекләр корырга мөмкин. Туфракны азот белән баетыр өчен тавык тизәген төнәтмә ясап кына кулланырга кирәк. Моның өчен ике өлеш тавык тизәгенә бер өлеш су салып, өсте ябулы савытта 2-3 көн әчетегез. Үсемлекләргә сипкәндә бер өлеш төнәтмәгә ун өлеш су салыгыз. Әлеге төнәтмәне “урыныннан кыймылдамый” торган гөлләргә, үсентеләргә дә сибәргә була. Аны азот җитмәгән очракта — сулган, тонык, сары яфраклы, сабаклары зәгыйфь булганда гына кулланырга киңәш ителә. Тавык тизәге төнәтмәсе фикус, диффенбахия, цитруслылар үсешенә аеруча уңай тәэсир итә.
Көл
Агач яисә салам көле калий һәм фосфорга бай. Чәчәк атканда, җимешләр барлыкка килгәндә көл белән ашларга кирәк. Бер аш кашыгы көлне ике литр кайнар суга салып болгатып, 24 сәгать төнәтегез, аннан сөзеп, суын сибегез. Көл суын барлык яшелчәләргә, бүлмә гөлләренә дә сибәргә мөмкин.
Банан кабыгы
Бананда калий барлыгы күпләргә мәгълүмдер. Шуңа күрә бакчачылар банан кабыгын ташламый, ә үсентеләрне ашлау өчен файдалана. Кемдер аның кабыгын башта киптереп, аннан порошок ясап, гөлләр һәм үсентеләрне күчереп утыртканда файдалана. Ә кайбер бакчачылар 2-3 банан кабыгын 3 литр суга салып, өч тәүлек төнәтәләр дә, сөзеп, шуны үсемлекләргә сибәләр.
Банан ашламасы томат, борыч, баклажан, роза, цикламен, бегония, миләүшә һәм башка гөлләргә файдалы. Гөлләр чәчәккә бөреләнгәч тә бананлы су сибәргә онытмагыз.
Йомырка кабыгы
Микроэлементлар чишмәсе ул. Күп кенә бакчачылар йомырка кабыгын кыш буе җыеп бара һәм, ваклап, бакчага сибә. Аны үсентеләрне күчереп утыртканда да файдаланырга була. Ә менә йомырка кабыгын суга салып тотсаң, аннан күкертле водород бүленеп чыгачак. Аның исе күпләрнең күңеленә хуш килмәсә дә, үсемлекләр өчен менә дигән витамин.
Әлеге төнәтмәне әзерләү өчен өч литр кайнар суга 3-4 йомырка кабыгын ваклап салырга да, өстен каплап, караңгы җылы урында өч көн тотарга кирәк. Ул аеруча баклажан, томат, борыч, лимон, кипарис, петунья, замиокулькас, диффенбахия өчен файдалы.
Каһвә чүбе
Аны ташларга ашыкмагыз, иренмичә киптереп барыгыз да, гөлләрне күчереп утыртканда, орлык чәчкәндә туфракка кушыгыз. Каһвә туфракны йомшарта, суны яхшы үткәрергә ярдәм итә, макро- һәм микроэлементлар, аеруча азот белән баета. Каһвә чүбен помидор һәм баклажан утыртканда кушсаң яхшы. Шулай ук кыяр, роза, азалия, камелия, гортензия үсентеләрен дә “дәвалау” сәләтенә ия.
Суган кабыгы
Ул, туфракны тукландырып кына калмыйча, корткычларны да юк итәргә сәләтле. 20 грамм суган кабыгын биш литр кайнар суга салып, 4 көн дәвамында төнәтегез, аннан сөзеп, суын сибегез. Суганлы суны яшелчәләр үстергәндә кулланырга кирәк.
Бәрәңге кабыгы
Үсемлекләрнең орлыкларында, бүлбеләрендә, суганчаларында юкка гына крахмал тупланмый. Алар өчен крахмал — “азык склады”. Моны яхшы аңлаучы бакчачылар бәрәңге пешкән суны чыгарып түкми, яшелчәләргә генә түгел, бүлмә гөлләренә дә сибә.
Шикәр
Аны кешеләр генә түгел, үсемлекләр дә ярата. Баксаң, аларның үсеше өчен дә глюкоза кирәк икән. Шуның өчен атнага бер тапкыр булса да үсемлекләрне шикәр белән “сыйларга” кушалар.
Моның өчен гөл чүлмәгенә бер чәй калагы шикәр комы салып, су сибәргә, яки ике чәй калагы шикәр комын бер стакан суда болгатып, ширбәт итеп бирергә мөмкин. Даруханәдән глюкоза сатып алырга да була. Бер төймә глюкозаны бер стакан суга кушып, айга бер тапкыр сибәргә кирәк.