Кайбер кешеләрнең күз кабаклары каһвә, яки каты чәйне күп эчкәннән соң да тартыша башлый. Әгәр күз кабакларының тартышуы арыганлык яисә стресс нәтиҗәсе булуын сизәсез икән, сезгә кичекмәстән ял итеп алырга, яки йокы туйдырырга кирәк. Гадәттә, моның файдасы тимичә калмый.
Әгәр дә күз кабаклары тартышуы берничә көн дәвам итә икән, гистаминга каршы дарулар кулланырга була. Ләкин бу даруларны еш эчәргә ярамый, чөнки аларның зарар китерүе дә ихтимал. Иң яхшысы — күз табибы, яки невролог белән киңәшләшергә кирәк.
Күз кабакларының тартышуы озакка сузылса, бу — блефароспазм авыруының, ягъни күз кабаклары тирәсендәге түгәрәк мускуллар кыскаруның бер билгесе дә булырга мөмкин. Әлеге авыру, гадәттә, өлкән кешеләрдә күзәтелә. Чөнки яшь олыгайган саен күз кабакларының нерв-мускул эшчәнлегендә үзгәрешләр барлыкка килә. Моңа күз кабакларының йомылмавы һәм күрү начарлану да өстәлә.