+18 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
12 Мая 2017, 21:00

Май коңгызына – кушбаш!

Май аенда кушбашны кармаклау мөмкинлекләре арта. Уылдык чәчкән балык тамак ялгап, хәл җыярга ашкына. Балыкчыга тиешле вакытта аны тиешле урында сагалап тору да җитә.

Кушбаш кояшлы, җылы көннәрне үз итә.
Җиһаз урынына калкавычлы кармак сайлагыз. Җим урынына туфрак, тирес суалчаны да ярый. Балык тиз агучы, ташлы, кислородка бай урыннарны үз итә.
Сулыкка таң сарысы белән барыгыз. Майда иң отышлы җим – май коңгызы. Аны аркасыннан эләктереп, суга салыгыз. Кушбаш озак көттермәс һәм корбанына һөҗүм итәр. Аны ярга чыгарганда игътибарлы булыгыз. Кушбаш соңгы минутка кадәр көрәшәчәк.
Кушбаш – сизгер балык. Тавышланмагыз, сөй­ләшмәгез. Сезнең шәүләгез дә суга төшмәсә, яхшы булыр. Уңышлар сезгә!
Читайте нас