1. Йончу көндәлек режимны үтәмәүче балаларда еш күзәтелә. Бала вакытында йокларга ятсын, вакытында уянсын. Әгәр ул икенче сменада укый һәм төшкә кадәр йокы симертә икән, бу да организмга начар йогынты ясый.
2. Хәрәкәт аз булу да хәлсезлеккә китерә. Яшь организмга көн саен саф һавада уйнарга, йөгерергә кирәк.
3. Башлангыч сыйныф укучыларын көндезге 1-3 сәгать аралыгында ял иттерү, йоклату мөһим. Ял вакыты 45 минуттан да ким булмасын.
4. Укучыларның уку елы ахырында хәлсезләнүенең тагын бер сәбәбе – әти-әниләрнең аларны һәрвакыт беренче булырга өндәп, тиргәп, тарткалап торуы. Баланың укуда да, спортта да, җыр-биюдә дә алдынгы булырлык резервы юк. Планканы ул кадәр югары кую кирәкми.
5. Психологлар балаларны ике төргә бүлә. Беренчеләре – импульсив, җитез, хәрәкәтчән булса, икенчеләр акрын, озак уйлый һәм эшли. Балагызны аңларга, аның шәхси сыйфатларын исәпкә алырга тырышыгыз.
6. Сезнең сабыегызда ялкаулык күзәтеләме? Әгәр ул вакыт-вакыт кына күренсә, бер дә зыян түгел. Ә инде озайлы ялкаулык сагаерга мәҗбүр итә. Димәк, аның тормышында, әйләнә-тирәсендә нәрсәдер дөрес оештырылмаган.
7. Туклануга игътибарлы булыгыз. Рационга ит, яшелчә, җимешләр, яшел тәмләткечләр кертегез. Гөлҗимеш, мүк, нарат җиләкләре салып кайнатылган компот яз көннәрендә аеруча файдалы.
8. Әгәр ул татлыга еш тартыла икән, тыймагыз. Әлбәттә, аллергиясе булмаган очракта. Шоколад – углеводлар чыганагы, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Чын шоколадтагы кайбер матдәләр стресс вакытында аеруча файдалы.
9. Бала кичтән йоклап китә алмый азапланса, ванна кертегез, ятар алдыннан җылы сөт эчерегез. Ә иң мөһиме – аның белән бераз сөйләшергә, тынычландырырга вакыт бүлегез.