+19 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
2 июнь 2017, 21:00

Кунак көе

Моны белү файдалы...

Сул якка кара
Зур табында гүзәл затка сул ягында утыручы ир-егет кирәк чагында тегесен-монысын алып бирә, алган әйберен урынына куярга ярдәм итә. Әмма бу әлеге туташ-ханымга башка беркем белән дә аралашырга ярамавын аң­латмый. Бу бокал­лар чәкештерүгә дә кагыла. Үпкәләмәсеннәр тагы, дип, өстәл тирәли тезелешеп утырган кунакларның һәммәсе белән дә сузыла-сузыла бокал чәкештерү матур гадәт саналмый. Янәшәдәгеләр белән чәкештерсәң, шул җитә. Табын хуҗасына да, тост әйткәннән соң һәр кунак янына барып, бокалларны чәкештерүнең хаҗәте юк. Бокалны күтәреп, барысына да “салют” җибәрү генә кирәк. Кунакларның да шул рәвешле җавап кайтаруы әйбәт.
Телефон, ачкыч кебек әйберләр янәшәгездә утыручыларга комачауларга мөмкин. Кечкенә генә сумканы урындык өстенә (гәүдә белән урындык арты арасына) кую шарт. Сүз уңаеннан: кызлар урын­дыкның нибары өчтән ике өлешендә, аркасын терә­мичә утырырга тиеш.
Иннек эзе
Франциядә бокалында иннек яисә бармак эзе калдыручыларны кунакка кабат чакырмау гадәте бар. Нәкъ менә шуңа күрә гүзәл затларга, бокалга үрел­гәнче, иреннәрендәге иннекне кәгазь салфетка белән сөртеп алырга кирәк. Өстәвенә, бокалга үрелгән саен сөртергә! Кичә ахырында гына иреннәргә тез өстендә яткан тастымалны тидереп алырга мөмкин.
Читайте нас