-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
10 июнь 2017, 02:00

Күзләр матур булсын, дисәң

Күздәге кызыллыкны бетерү өчен, йомылган күзләргә салкын кыяр телемнәре яки каты чәйдә, үлән төнәтмәләрендә (ромашка, бөтнек, шалфей, юкә чәчәге) чылатылган мамык куегыз. Әлеге төнәтмә 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы үлән чималы салып әзерләнә.

Күз яшьләнүдән зәңгәр чәчәк (василек) төнәтмәсе булыша: 1 аш кашыгы чәчәккә 500 миллилитр кайнар су салып, 1 сәгать төнәтегез, суынгач сөзегез һәм күзгә компресс рәвешендә ябыгыз.
Төрле үләннәр катнашмасы да кулланырга мөмкин: 1 аш кашыгы ак әнисне 1 стакан суда 20 минут кайнатыгыз да, шуңа берәр балкашык бака яфрагы, зәңгәр чәчәк салыгыз. Күз үләне (очанка) кушып, 12 сәгать төнәтегез һәм сөзегез. Көнгә 3 мәртәбә күзгә 3-4әр тамчы тамызыгыз.
Күз яшьләнгәндә, аны көнгә 2-3 мәртәбә тары ярмасы кайнаткан су белән юу нәтиҗәле.
Күз төбендәге “түгәрәкләр”дән арынырга бәрәңге ярдәм итәр. Яшелчәне угычтан чыгарып, күз кабагына куялар. Моның өчен пакетлы чәй файдаланырга да мөмкин.
Читайте нас