Гади генә балан да ап-ак чәчкәгә төренгәндә тирә-якка илаһи матурлык тудыра. Бакчагызда балан юк икән, озакка сузмый аны утыртыгыз. Чәчкәсе матур булса, җимешләре бик файдалы. Баланның декоратив төрләре дә бар. Бульденеж дип аталганы шарсыман эре ап-ак чәчкәләргә төренә. Нанум дип аталган карлик төре шарсыман матур куакка әйләнә, тик ул чәчкә дә атмый, җимеш тә бирми.
Вейгела — безнең шартларда 1-1,5 метрга кадәр үсүче декоратив куак. Ул май ахырыннан июнь уртасына кадәр кызыл, алсу яки яшкелт-сары чәчкәдә утыра. Кайбер төрләрен кышкылыкка салкыннан капларга да кирәкми, алар бик чыдам. Безнең бакчаларда күпчелеге кызыл чәчкәлесе үзен яхшы хис итә. Ә менә төрле гибрид төрләре җылы якларда гына яхшы үсә. Шуңа күрә вейгеланы бакчагызга утыртырга уйласагыз, аның төре һәм нинди шартларда үсүе белән кызыксынырга кирәк.
Сирень — һәркемгә балачактан таныш хуш исле чәчәкле куак. Аның чәчкә атуы җәй килүен аңлата да инде. Хәзер бакчачылар сиреньнең нинди төрләрен генә үстерми! Аларның матурлыгына сокланмый мөмкин түгел. Мәсәлән, “Мулатка” сорты — шәмәхә кызыл төстә, “Богдан Хмельницкий” — катлы-катлы алсу, “Моник Лемуан” — катлы-катлы ак, “Мәскәү сылуы” катлы-катлы аксыл-алсу төстәге чәчкәләре белән аерыла.
Спирея, шулай ук, җәй башында бакчаларны шау чәчкәгә төрүче үзенчәлекле декоратив куак. Ул чәчкәгә төренгәндә ап-ак күбекне хәтерләтә.
Аргута спиреясы — иң иртә, май ахырында ук чәчкә атучы, сабаклары тирә-якка таралган биек куак. Аның вак-вак ап-ак чәчкәләре 10-15 көн чамасы тора. Вангутта спиреясы — эре куакларның берсе, сабаклары талчыбык кебек сыгылмалы. Аның чәчкәләре ап-ак шарсыман куакны каплый. “Пинк Айс” сорты башкалардан тәбәнәк һәм күләгә урынга чыдам булуы белән аерылып торса, “ниппонская” сорты алтынсыман саргылт чәчкәләре белән күзнең явын ала. Кояш нурлары төсендәге бу спирея өч атна дәвамында чәчкләре белән сөендерә.