+10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Мең дә бер киңәш
1 июль 2017, 18:00

Гөмбә ашап агулансаң...

Гөмбә сәламәтлеккә җитди зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә агуланганлыгыңны белү һәм беренче ярдәм күрсәтү бик мөһим.Агулануның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеге нинди гөмбә ашауга бәйле. Аңа агулы гөмбә генә түгел, шартлы рәвештә ашарга яраклы дип табылган гөмбәләр дә, әгәр алар дөрес әзерләнмәгән булсалар, сәбәпче булырга мөмкин. Экологик чиста булмаган районнарда үсүче гөмбәләрдә дә зарарлы матдәләр туплана.

Безнең якта үсүче иң агулы гөмбәләр — сасы чебен гөмбәсе, ак чебен гөмбәсе һәм төссез агулы гөмбә. Вакытында беренче ярдәм күрсә­телмә­сә, кеше агуланудан үләргә дә мөмкин.

Агулануның бил­­геләре нинди соң? Нинди гөмбә белән агулануга карап, бу билгеләр ярты сә­гать һәм тәүлек аралыгында килеп чыгарга мөмкин. Кайчак агу­лануның беренче билге­ләре 2-3 тәүлектән соң беленә башлавы ихтимал. Бу билгеләргә косу, эч китү, су эчәсе килү, көзән җыеру керә, бу вакытта көчле итеп эч, баш авырта, баш әйләнә. Алар беленә башлау белән, авыруны костырырга, ашказанын юдыртырга кирәк. Ашказанын өй шартларында түбәндәгечә юдыралар. Вак йотымнар белән бүлмә температурасындагы 4-5 стакан кайнаган су эчәргә һәм косарга кирәк. Аннан соң активлаштырылган күмер эчәләр. Бу очракта бары тик табиб кына дөрес дәвалау билгели ала, чөнки төрле гөмбәләрнең агулары организмга төрлечә тәэсир итә.
Читайте нас