-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
1 июль 2017, 22:30

Кыяр яфраклары шәлперәйсә

Кайвакыт кыяр яфраклары шәлперәеп төшә. Моны булдырмас өчен бакчачы су да сибеп карый, тукландыру да ярдәм итми.

Мондый хәл килеп туганда сабак янындагы туфракны җайлап кына казып алырга кирәк. Әгәр тамыр көрән төстә икән, бу үсемлекнең тамыр череген­нән зарарланганлыгы турында сөйли. Андый үсентеләрне коткарып карарга тырышырга мөмкин. Моның өчен тамыр янындагы туфракны сак кына казып, аны тулысынча алып ташлагыз. Кыярның үрмәле сабакларын баудан (шпалердан) сүтеп алыгыз һәм сабакның аскы өлешен боҗралап туфракка урнаштырыгыз. Өстенә ял иткән яңа туфрак салыгыз һәм бакыр купоросы эремәсе (10 литр суга 50 грамм) сибегез.

Кыяр тамырларына тигәнне яратмый, әмма бу очракта башкача булдырып булмый. Сабакта яңа тамырлар барлыкка килсә, яфраклар кабат үзләренең табигый хәленә кайтачак, тернәкләнеп үсеп китәчәк.
Читайте нас