+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Мең дә бер киңәш
7 Июля 2017, 21:00

Иң көчле корал – мактау

Ир эштән кайта да, арыган кыяфәт чыгарып, диванга барып ава. Күп гаиләләр өчен гадәти күренеш, дисезме? Бу хәлне үзгәртергә дә мөмкин.

Гаделлек кирәк
Өйләнгән ир-атларның күбесе өйдәге эшләрне авырлык белән генә башкара. Эштән кайтышлый кибеткә керү, кичке аш пешерергә бәрәңге әрчү яисә савыт-саба юу кебек эшләрне кушам димә! Буйдак вакытта күлмәген үзе үтүкләп кигән ир-ат, өйләнгәч, үтүк янына ничек якын киләсен дә оныта хәтта. Гаилә учагын саклаучы — хатын-кыз, әлбәттә. Моның белән беркем дә бәхәсләшми. Тик хатын-кыз да эштән кич кенә кайта бит. Ул да арыган булырга мөмкин. Ир-атка әнә шул фикерне аңлатып бирергә кирәк, ди психолог­лар. Эшне “хатын-кызныкы” яки “ир-атныкы”на бүлү дөрес түгел. Мәсәлән, көчле зат кулына кадак яки чүкечне күп дигәндә елына өч-дүрт тапкыр ала, ә менә идәнне атна саен юарга кирәк. Савыт-сабаны әйтеп торасы да юк.
Кәефен күтәрегез
Белгечләр әйтүенчә, хатын-кызның иң көчле коралы – мактау. Бала уенчыкларын җыештырып куйган ир-атка рәхмәт әйтергә онытмагыз. Бу көчле затның кәефен күтәрәчәк. Тузан сөртергә булыша икән, һичшиксез, мактарга кирәк. Шунысы да мөһим: гел зарланып йөрү яхшы нәтиҗәгә китермәячәк. Дәгъва белдергәнче, әйтергә теләгән фикерегезне шаярту рәвешендә җиткерегез. Мәсәлән, төштән соң ук савыт-сава юарга вәгъдә иткән ир-атка: “Бүген кич кәстрүлдән генә ашарга туры килер, ахры”, — дияргә мөмкин. “Син тиеш”, “тизрәк кабалан”, “биш былтыр элек әйттем бит инде” кебек сүзләрдән дә качарга кирәк. Ирегезгә эш кушканда: “Зинһар, ярдәм ит әле”, — дип әйтүдән дә яхшысы юк.
Ишарәләр артык
Ирләр ачыктан-ачык сөйләшкәнне ярата. Шуңа күрә бүлмәдә ремонт ясарга телисез икән, бу хакта, обойлар бигрәк искерде, дип сиздереп кенә калмыйча, бернинди ишарәләрсез әйтергә кирәк. Тик уйда булганның барысын да сөйләп бетермәгез! Үтенечләрне берәм-берәм генә җиткергәндә ир-ат эшкә тизрәк тотыначак. Ирең эшли алганны аның өчен эшләргә тырышмагыз, ди психологлар. Кат-кат әйткәннән соң, барыбер тыңламый, дип, теге яки бу эшкә үзегез тотынгансыз икән, димәк, ирегезне диванда кырын ятарга өйрәткәнсез.
Читайте нас