Бәвел һәм бабасырны куа торган чара булып исәпләнә. Иммун системасын ныгыта. Рәйханның яман шешкә каршы тәэсир итү сыйфаты бар. Ул авыз куышлыгындагы җәрәхәтләрне төзәтергә ярдәм итә. Астма белән авыручыларның сулыш алуын җиңеләйтә, канда холестерин күләмен киметә. Авыз куышлыгындагы начар ис чыгаручы, кариеска китерүче бактерияләрнең 99 процентын үтерә. Бөерләрне чистарта һәм бәвел кислотасы дәрәҗәсен киметә. Билгеле булуынча, ул кислота бөерләрдә таш ясалуга китерүче чыганак булып тора. Рәйханда эфир майлары компонентлары ташларны эретергә ярдәм итә.
Бу үсемлек бактерияләр һәм вируслар тәэсирендә күтәрелгән тән температурасын төшерергә ярдәм итә. Мәсәлән, грипп белән авырганда. Какрык чыгару сыйфаты булганлыктан, салкын тигәндә һәм йөткергәндә яхшы нәтиҗә бирә.
Үсемлектә баш авыртуын басучы табигый анальгетиклар да бар.
* Грипп белән авырганда көн саен 3 тамчы рәйхан маен бал белән кабул итәргә кирәк.
* Тамак төбе ялкынсынганда 4 балкашык кипкән рәйхан яфрагын 250 миллилитр суда 20 минут кайнатып алырга һәм суытып сөзәргә. Җылымса кайнатма белән тамак чайкатырга.
* Бөердә таш булганда 250 миллилитр кайнар суга 2 аш кашыгы рәйхан чәчәкләрен салып, кайнау хәленә җиткерергә һәм сөзәргә кирәк. Аны җылы килеш эчәләр.
* Колак ялкынсынуы, отит булганда, 500 миллилитр кайнар суга 2 аш кашыгы кипкән рәйхан яфраклары салалар. Сүрән утта кайнарлап, 10 минут суытканнан соң, сөзәләр. Авырткан колакка компресс ясарга була.
Рәйханны йөкле хатын-кызларга, эпилепсия белән авыручыларга, ин-
сульт, инфаркт кичергән кешеләргә, гипертония, йөрәк ишемиясе, тромбофлебит һәм шикәр диабеты белән интегүчеләргә кулланырга ярамый. Аның составында терекөмеш кушылмалары бар. Ул микробларны үтерүгә сә-
ләтле. Ләкин шул ук вакытта аннан әзерләнгән препаратларны 3 атнадан артык һәм зур күләмдә кулланырга киңәш ителми.