+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
14 июль 2017, 14:18

Тәнең майланса...

Тиренең май һәм тир бүлеп чыгаруы яхшымы, тирене пычратмыймы бу? Юк, пычратмый. Май һәм тир бик кирәкле. Май, тирене элпә кебек каплап, аны йомшакландыра һәм сузылучан итә. Тир, тире өслегеннән парга әйләнеп, кешенең тәнен суыта. Кеше эссене яки авыр эшне җиңелрәк кичерә. Шул ук вакытта, тир белән бергә организмнан төрле зарарлы матдәләр чыгарыла.

Ә менә тиредә май һәм тирнең күп җыелуы начар. Аларга тузан куна, тире пычрана. Бу очракта бактерияләргә рәхәт, алар арасында авыру кузгатучылары да җитәрлек була. Галимнәр пычрак тиренең тырнак зурлыгындагы һәр өлешендә 40 мең бактерия булу мөмкинлеген исәпләп чыгарганнар. Ә чиста тиредә бактерияләр үлә.

Шуңа күрә синең тирең һәрвакыт чиста булырга тиеш. Тәнне атнага бер мәртәбә сабынлап мунчала белән юарга кирәк. Битне, колак һәм муенны көнгә ике тапкыр — иртән һәм йокы алдыннан юарга. Кулларны сабынлап, көнгә берничә тапкыр, бигрәк тә ашар алдыннан юарга. Юганнан соң үзеңнең сөлгең белән корытып сөртергә онытма. Әгәр бит-кулны начар сөртсәң, тирене җил ашый, ул кибә һәм хәтта ярыла. Аны крем белән майла. Балалар кремы белән майласаң, яхшырак.
Читайте нас