Проблема туклануга бәйле икән, менюга игътибар итәргә, аны үзгәртергә, витаминнарга бай ризыклар сайларга кирәк. Яшелчә-җимешләрне күбрәк ашарга, табигый сутлар эчәргә. Организмыгызга тутыя, кальций, А, Е, D төркемендәге витаминнар җитешмидер, бәлки? Тәмәке тартудан тыелыгыз, һич югы, киметегез. Никотин тән, чәч һәм тырнак торышына зур зыян сала.
Стресс чәчләргә, шулай ук, начар йогынты ясый. Бу очракта җиңелчә генә тынычландыручы матдәләр кулланыгыз. Күңелегез тыныч булмаса, нинди генә крем сөртсәгез дә, аның файдасы булмаячак.
Чәч коелуның сәбәбен ачыклагач, дәвалауны башлагыз. Маска атнасына ике тапкыр эшләнә. Берничә төрле маска тәкъдим итәбез.
Әрекмән маскасы. Суган суты, коньяк һәм әрекмән төнәтмәсеннән кушылма эшләп, чәч төбенә уарга кирәк. Башны тастымалга урап, ике сәгать тотарга, аннан юарга.
Керәннән маска. Керән тамырын угычтан яисә иттарткыч аша үткәрергә, шуның белән чәч төпләрен ышкырга, тастымал урарга һәм ярты сәгатьтән юарга.
Йөзьяшәр белән маска. Аны эшләү өчен йөзьяшәр (алоэ) суты, бал һәм 1 йомырка сарысы кирәк булачак. Боларны яхшылап бутап, баш тиресенә сөртергә, төрергә, ярты сәгатьтән юарга.
Баллы маска. Зәйтүн маен бер үк күләмдә бал белән кушарга һәм чәч төпләренә буярга. 15 минуттан җылы су белән юып төшерергә.