+16 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
21 июль 2017, 21:00

Карлыганнар пешәр вакыт җитә

Бакчада кара карлыган пешәр вакыт та җитеп килә. Әллә нинди җимеш куаклары үсмәсә дә, кара карлыган безнең бакчаларның түрендә инде ул! Һәр бакчачы бу куакны ким дигәндә биш-алты төп үстерергә ярата. Кара карлыганның җиләкләре әчкелтем булгангамы, аны күпләр үз итми, бала-чага да борынын гына җыера. Ә аның никадәр файдалы булуын белгән кеше җиләкләрне җәй генә түгел, кыш буе куллана. Ә хуш исле карлыган яфраклары кушып пешерелгән чәйнең тәмен кем генә яратмый икән!

Медицинада кара карлыганның җиләкләрен, сирәгрәк яфракларын да файдаланалар. Җиләкләре С витаминына бай, аларда шикәр, органик кислоталар, пектин, антоциан кушылмалары, гликозидлар, дуплау матдәләре, В төркеме витаминнары, микроэлементлар (барий, марганец, цинк, молибден, кобальт, бакыр, тимер, йод) бар. Яфракларында дуплау матдәләре, С витамины һәм эфир майлары күп. Карлыганда С витаминын тарката торган ферментлар юк диярлек, шуңа күрә ул туңдырылган җиләкләрдә дә яхшы саклана.
Кара карлыганның җиләкләрен һәм яфракларын гиповитаминозлардан һәм авитаминозлардан, зәңгеләдән, ябыктыра торган авырулардан кулланалар. Бөреләрен һәм яфракларын сидек кудыргыч, температураны төшерә торган һәм тирләткеч дару буларак файдаланалар. Баллы суты яки җиләкләреннән ясалган сиробы коры ютәлдән, тамак авыруларыннан ярдәм итә. Карлыганның эчәк­лектәге черү процесслары барганда хасыйл була торган токсин матдәләрне, авыр металл тозларын, холестеринны бетерүче һәм әлеге матдәләрне организмнан чыгару сәләте аларда пектиннар булуга бәйләнгән. Пектиннар диурезны (сидек бүлеп чыгаруны) арттыра, йокыны яхшырта, артериаль басымны төшерә. Җиләкләрен һәм яфракларын ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, төрле тимгелләр һәм тире авырулары белән авырганда файдаланалар.
Кара карлыган чи килеш ашарга да, кайнатма, повидло, желе, джем, как, мармелад, компот, сут, кесәл, ширбәт ясау өчен дә бик файдалы. С витамины чыганагы буларак шикәр белән төелгән карлыган аеруча кыйммәтле. Кипкән җиләкләре генә аңардан бераз калыша.
Төнәтмә ясау өчен 5 аш кашыгы коры яки яңа җыелган туралган яфракларны
1 литр кайнар суда пешерәләр. 40-60 минут буе термоста яки металл булмаган савытта төнәтәләр. Мондый чәйне кирәгенчә шикәр салып, көнгә 5-6 стакан эчәргә дә була.
Даруга файдалану өчен яфракларын июньдә-июльдә җыялар һәм түбә асларында, чормаларда яки яхшы җилләтелә торган бүлмәләрдә киптерәләр. Карлы­ганның өлгергән җиләкләрен һава коры торганда, чык кипкәннән соң җыялар. Аларны киптергечтә башта 35-40 градуста шиңдерәләр, ә аннары 55-60 градус температурада киптереп бетерәләр. Карлыган яфракларын ботакларының уртасыннан җыялар, чөнки карт яфраклары яраксыз, ә яшьләрен өзеп үсемлеккә зарар китерергә мөмкин. Ботакларын сындырырга, кайрыларына зарар китерергә ярамый, чөнки бу куакны хәлсезләндерә.
Читайте нас