Яшелчәме, җиләкме?
Әлеге үсемлек безнең эрага кадәр 1500 ел элек барлыкка килгән. Ул чорда ук Борынгы Римда аннан бал кайнатканнар, тозлаганнар. Европа илләрендә ул ХI-ХII гасырларда тарала башлый. Галимнәр исә әле дә аның җиләкме, яшелчәме икәнен ачыклый алмый азаплана.
Ашыккан — ашка пешкән
Кавын-карбызны кибет белән базарда гына түгел, юл буенда да саталар. Белгечләр аны мондый урыннардан алмаска киңәш итә. Баксаң, хикмәт машиналардан чыккан сөремдә генә түгел икән. Сабагыннан өзелгән кавын-карбыз кояш астында торырга тиеш түгел. Урамдагы сатучылардан алырга уйласагыз, күләгәле җирдә сакланганына өстенлек бирегез. Ярыгына якын да килмәгез. Бу — инфекция чыганагы. Өлгергәнгә ярылган, дигән сүзләргә дә ышанмагыз. Карбыз эчендә инфекция бик тиз таралучан. Өлгергәнлеген белү өчен дә кайберәүләр сатучыдан кисеп күрсәтүен сорый. Бу шулай ук рөхсәт ителми. Төрле эчәк авырулары килеп чыгуга сәбәп булырга мөмкин.
Табиблар, иртә җәйдән карбыз ашамаска киңәш итә. Нитратлар ярдәмендә үскән бу нигъмәт белән агулану куркынычы зур. Шуңа күрә бик нык ашыйсыгыз килсә дә, август уртасына кадәр сабыр итәргә тырышыгыз. Бу аеруча йөкле ханымнарга, балаларга кагыла. Гомумән, балаларга кавын-карбыз ашатканда сак булу сорала.
Әгәр дә инде бик тә авыз итәсегез килә икән, аның уртасын гына ашарга тырышыгыз. Нитратлар, кагыйдә буларак, аның кабыгына туплана икән. Гомумән, кабык якын җирен ашамагыз.
Сайларга өйрәнәбез
Ничек кенә тырышсак та, карбыз-кавынның өлгергәнме, түгелме икәнлеген барыбер белеп булмый. Гәрчә бик белдекле кыяфәт белән сайлап алсак та. Дөрес, халык арасында төрле юраулар, уйдырмалар йөри.
Беренче уйдырма. “Кыз” карбыз тәмлерәк. Чәчәктән карбыз формалашкан җирендәге “кендеге” зур була икән, димәк, ул – “кыз”, мондые тәмлерәк тә, баллырак та. Баксаң, бу белгечләр телендә анатомик кимчелек дип атала. Ул карбыз тәменә, өлгерешенә бернинди дә йогынты ясамый.
Икенче уйдырма. Коры сабагы аның күптән өзелгән булуын аңлата. Карбызның бу сабагы кипкән икән, димәк, ул өлгергән. Ә менә яшел төстә булса, өлгерүен дәвам итә, ашарга иртәрәк. Бу бакчадан өзеп алучылар өчен генә киңәш.
Өченче уйдырма. Ялтырап торучы, каты кабыклы, сырлары, рәсемнәре ачык булу – өлгергәнлек билгесе. Ә менә төссез кабыклысын алырга киңәш ителми. Чынлыкта, кабык төсе сортына карап төрлечә булырга мөмкин. Өлгерүенә бернинди дә йогынты ясамый. Шунысын да онытмыйк: карбыз матур булып күренсен өчен, сатучылар әллә нинди хәйләгә барырга, аны гел майлап, сөртеп торырга да мөмкиннәр.
Дүртенче уйдырма. Карбызга сугып карагач, яңгыравыклы түбән тавыш чыгарга тиеш. Югары тавыш аның өлгермәвен әйтә. Әгәр дә саңгырау тавыш ишетелсә, артык өлгерүен белдерә. Карбызны учыгызга алып кысып карагыз, чатнау тавышы ишетелә икән, курыкмыйча алырга була. Тик, ни кызганыч, мондый билгеләр белән генә карбызның халәтен ачыклап булмый. Тавышның яңгыраумы, саңгыраумы икәнен дә күпләребез аңламый.
Бишенче уйдырма. Яхшы карбызның җирдә яткан өлеше ак булырга тиеш. Саргылт, җирәнсу төсләр аның сыйфаты - уртача, яшькелт тап җирдә күп ятмавын, өлгермәвен аңлата. Бу таплар гына карбызга тулы бәя була алмый.
Ни кызганыч, күпме генә тырышсак та, карбызны дөрес сайлау катлаулы мәсьәлә булып кала. Бары тик ярып, татып карагач кына, аның ниндилеге күренәчәк. Нәкъ менә бу вакытта бик сак булырга кирәк. Әгәр дә аннан яңа чапкан печән кебек хуш ис килми икән, бу аның сыйфатлы түгеллеген белдерә.