Мең дә бер киңәш
11 август 2017, 21:00

Кер юганда да саклык кирәк

Кер юу порошогының вак кисәкчекләре һавага тиз тарала һәм сулыш юлларына эләгә. Бу сулыш юлын ярсыта, аллергия чыгуга сәбәпче була.

Зыянын киметү өчен порошокның иссезен яисә балалар кере өчен булганын, аллергия чыгармый торганын куллану яхшырак. Балалар киемен юу өчен порошок сабын нигезендә ясала, анда кер юу машинасы спираленә юшкын утыртмый торган матдәләр кушылмый.
Керне кул белән юганда перчатка кию мәҗбүри. Кер порошогы кул тиресен киптерә, зыянлы матдәләре тәнгә үтеп керә. Хлорлы һәм агарта торган матдәләр кушылган чистарту чараларын чамасын белеп, сакланып кулланыгыз.
Читайте нас