+22 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
25 Августа 2017, 21:00

Помидорларны коткарыйк...

Быелгы җәй яңгырлы килү сәбәпле, күп кенә бакчачылар помидорларның фитофтора белән авыруына зарлана. Бу авыру берничә көн эчендә бөтен томат уңышын юкка чыгарырга мөмкин.

Фитофтораның төп бил­геләре — томатта коңгырт таплар барлыкка килү, яфраклары саргаю һәм кибү. Әгәр шундый билгеләр күрәсез икән, әле бозылып өлгермәгән помидорларыгызны тизрәк коткарырга ашыгыгыз. Моның өчен яшел томатларны җыеп, 60 градуска кадәр җылытылган суга салып торырга, юарга кирәк. Ә аннары, киптереп һәм тартмаларга урнаштырып, өлгерергә куярга да була.
Авыру помидорларның сабакларын җыеп, ташларга яисә яндырырга кирәк. Ә җирне фитоспорин, триходермин кебек биологик чаралар, алай да җиңеп булмаган очракта, составында бакыр купоросы бул­ган химик препаратлар белән эшкәртү яхшы.
Читайте нас