Аңа камырны төрлечә ясарга була, ә без тәкъдим иткәне аеруча күпереп тора һәм тәмле була.
Моның өчен берәр кашык он, үсемлек мае, шикәр комы һәм бер калак тозга 1 стакан кайнап торган су салып бутыйбыз. Ул суынгач, 1 стакан җылымса су, 1,5 калак коры чүпрә, 4-5 стакан он салып, камыр басабыз. Аны бер сәгатькә җылы урынга алып куябыз.
"Тәмлеее!" Мондый камыр белән пәрәмәч ашап караучылар шулай ди.