-4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
4 Июня 2018, 08:15

Бака яфрагыннан тәмле аш

Бака яфрагының файдалы үсемлек булуын күпләр беләдер. Ә менә аңардан бик тәмле аш килеп чыгуын беләләрме икән?

Добавить в предпочтительные источники Google
Мондый аш әзерләү өчен 250 грамм чамасы бака яфрагы, 75-100 грамм бәрәңге, 25әр грамм кишер, суган, 30 грамм каймак, бер йомырка, тоз, борыч кирәк булыр.
Яшь бака яфрагын яхшылап югач, кайнар су белән пешеклиләр дә вак кына турыйлар, азрак май өстәп, табада томалап пешерәләр. Шулпага эре итеп туралган бәрәңге салгач, бераз кайнаталар, аннары вак кына турап, башлы суган, май, тоз, борыч өстәп пешереп җиткерәләр. Әзер ашка томалап пешергән бака яфрагын, чи йомырка сытып болгаталар. Ашны табынга каймак салып чыгаралар.