* Составында калий күп, шуңа да абрикос кан тамырлары өчен файдалы.
* Анемия яисә азканлылык белән җәфаланучыларга да абрикос ашарга кирәк. Аның составында 2,1 процентны тимер тәшкил итә. Йөкле хатыннарга, үсмерләргә, сабыйларга сезон вакытында абрикосны көн саен рационга кертергә кирәк.
* Магний, В витаминына бай бу җимеш нервларны тынычландыра, баш авырту, ару, депрессия вакытында хәлне җиңеләйтә.
* Абрикос составында С витамины да шактый. Вируслы авырулар чорында иммунитетны ныгыту максатыннан да абрикос ашагыз.
* Әфлисун төсле бу җимеш йодка бай. Калкансыман биз, атеросклероз авыруларын булдырмау өчен, холестерин югары булганда да абрикосның файдасы бар.
* Аның составындагы макро- һәм микроэлементлар антиоксидант көчкә ия. Алар организмдагы авыр металларны, шлакларны чыгарырга ярдәм итә.
* Бета-каротин яисә А витамины күп булган бу җимеш күрү сәләтенә дә уңай йогынты ясый.
*Абрикоста майлар да, аксым да юк дәрәҗәсендә. Матур гәүдә турында хыялланучылар өчен абрикос бер дигән диетик ризык.
* Абрикос һәм күрәгә төнәтмәсе бәвел кудыру өчен шәп чара. Ул организмнан артык суларны чыгарырга булыша һәм шешенүдән саклый.
* Эчәк авырулары, дисбактериоз белән җәфаланучылар өчен дә абрикосның уңай йогынтысы зур. Тик гастрит вакытында гына аны пешереп, компотын яисә кайнатмасын ашау яхшырак булыр.