+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
26 Июля 2018, 07:06

Кореяча кыяр

Кореяча кыяр бик тәмле килеп чыга. Кыярлары кетер-кетер килеп тора. Сез дә эшләп карагыз әле.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башта 2 килограмм кыярны озынча итеп 4 өлешкә бүләргә, 250 грамм кишерне кореяча кишер чыгара торган кыргыч аша чыгарырга һәм шуңа кыскычтан чыгарылган 1 баш сарымсак, ярты стакан үсемлек мае, ярты стакан аш серкәсе, 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы “кореяча кишергә тәмләткечләр”не салып, яхшылап болгатырга да 2-3 сәгатькә бер як читкә алып куярга.
Шул вакыт үткәч, стерильләштерелгән банкаларга тутырырга да, мис эченә чүпрәк җәеп һәм су салып, стерильләштерергә утыртырга кирәк. 1 литрлы банка - 30 минутлап, ярты литрлысы 15 минутлап стерильләштерелә. Мин үзем 750 граммлы банкаларга эшлим. Банкаларны 20-25 минут чамасы чүпрәкле су өстендә тотам.
Венера МӘҖИТОВА.