+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
26 Июля 2018, 21:00

Рульдә – куллар, алда киң – юллар...

1) Машина фараларын теш пастасы ярдәмендә шомартып чистартырга була.

Добавить в предпочтительные источники Google
2) Гаражга арт белән кергәндә диварга бәрелү­дән курыксагыз, бау яр­дәмендә теннис тубы асып куегыз. Аны, машина гаражга кереп туктагач, нәкъ алгы тәрәзә турына элегез. Икенче юлы кергәндә шул туп тәрәзәгә бә­релгәч туктарга кирәк.
3) Ягулык багының кайсы якта икәнен онытсагыз, приборлар панеленә карагыз: ягулык колонкасы рәсемендә шланг күрсәтел­гән була. Ул кайсы якка ясалган – ягулык багы да шунда.
4) Машина тәгәрмәче­нең тынын даими тикшереп торыгыз.
5) Машинаның техник торышын күзәтегез.
6) Рульне ике куллап тотып йөрегез.
7) Машинага утыргач та утыгызны кабызыгыз.
8) Хәвефсезлек каешын эләктерергә онытмагыз.
9) Үзеңә ышаныч – уңышка ирешү гарантиясе.
10) Истә тотыгыз: иң экономияле хәрәкәт режимы – сәгатенә 65 чакрым.
11) Ике машина арасындагы дистанцияне тоту бик мөһим.
12) Юлга чыгар алдыннан оптималь юлыгызны уйлап куегыз.
13) Кесә телефонын сүндереп куегыз. Игътибарыгыз юлда гына булсын.
14) Сәфәргә чыгып киткәнче машинагызны карагыз: аның документлары, шәһәр картасы, ачкычлар, запас частьләр җыелмасы сезнең машинада булырга тиеш.
15) Тимер юлны аркылы чыкканда як-ягыгызга карарга онытмагыз. Шлагбаум күтә­релгән булып, светофорның уты янмаса да, поезд килергә мөмкин.
16) Сезне узарга дип, каршы як полосага машина чыгуын күрсәгез, тизлекне арттырмагыз. Бу һәлакәткә китерергә мөмкин.
17) Җәяүлеләр чыга торган урында җәяүле юлны чыгып бетмичә кузгалмагыз.